Что такое дога на татарском

Опубликовано: 13.04.2024

Дога кылу әдәбе
19.11.2020 14:45:43

Һәрбер гыйбәдәтнең башкару әдәбе булган кебек дога кылуның да үз әдәбе бар. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) өйрәтеп калдырган кагыйдәләргә тукталыйк.

  • Һәр бер доганы кылыр алдыннан Аллаһу Тәгаләгә мактау-шөкерләр һәм Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) салават әйтергә. Бу хакта Әбу Дауд һәм Тирмизидән килгән хәдистә шулай белдерелә. “Көннәрдән бер көнне Аллаһның Рәсүле (с.г.с.) мәчеттә бер кешенең Аллаһка дога кылып торганын күрә. Әлеге адәм үзенең догасын Аллаһу Тәгаләне мактамыйча, Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) салават әйтмичә башлый. Шунда Пәйгамбәребез (с.г.с.) : “Бу кеше ашыкты !”-, ди һәм бераздан аны Үз янына чакырып ала да түбәндәге сүзләрен әйтә: “Әгәр берәрегез Аллаһу Тәгаләгә дога белән мөрәҗәгать итәргә теләсә, башта Бөек Раббысына мактау-шөкерләр әйтсен, аннары Пәйгамбәргә салават әйтсен һәм аннан соң үзенә нәрсә теләсә, шуны сорасын!”
  • Аллаһу Тәгалә каршында үзеңнең гөнаһлы, хаталы икәнеңне танырга. Ул кушканнарны тиешенчә үтәмәвеңне белдерергә. Сораган чакта басынкылык, буйсынучанлык, өмет һәм курку белән сорарга .
  • Дога кылганда тәһарәтле булу яхшырак санала, кыйбла ягына карау, кулларны күтәрү тиешле.
  • Догада даими булу, дога кылудан ялыкмау, кабул булачагына ныклы ышанып сорау.

Бу хакта Пәйгамбәребез (с.г.с.) түбәндәгеләрне әйткән. “Сезнең берегез дога кылганда “Аллаһым! Теләсәң мине гафу ит, теләсәң миңа мәрхәмәт ит”, -димәсен. Теләгәнен ачык итеп, аңлаешлы тел белән сорасын. Чөнки Аллаһны мәҗбүр итә торган һич бер көч юктыр. “Дога кылганда ныкышмалылык һәм дога кабул булырына чиксез ышаныч белән ялварыгыз, сез сораган нәрсәләр Аллаһу Тәгаләгә бик җиңел, Аның кодрәте чиксез ”. (Бохари, Мөслим).

  • Үзеңне, балаларыңны, малыңны каргау тыела.

Сөекле Рәсүлебез (с.г.с.) бу турыда шулай кисәтте: “Үзегезне, балаларыгызны, малыгызны беркайчан да каргамагыз. Чөнки Аллаһу Тәгаләнең догаларны кабул иткән чагына туры килеп аларның кабул булуы мөмкин”. (Мөслим).

  • Дога кылганда пышылдап, үзең ишетерлек итеп сорарга.

Аллаһның Рәсүле (с.г.с.) болай кисәтте : “Әй кешеләр, үзегезгә кыенлык китермәгез, чөнки сез ишетмәгән, ерактагы заттан сорамыйсыз, бәлки Ишетүче, кырыгызда сезгә бик якын булучы Затка мөрәҗәгать итәсез”. (Бохари).

  • Чын йөрәктән, ихласлык белән Аллаһу Тәгаләгә ялвару тиешле.

Хәдис: “Дога кылсагыз ихласлык белән, чын йөрәктән аның кабуллыгына ышанып кылыгыз. Аллаһу Тәгалә гафил йөрәктән чыккан доганы кабул итми”. (Тирмизи).

  • Шигырьшәкелендә, такмаклап дога кылу тыела. Пәйгамбәребез (с.г.с.) һәм Аның сахабәләре (р.г.) беркайчан да алай эшләмәде.

Бәла-казадан котылу өчен ачкычлар.

Бәла-казалардан, авырудан, кыенлыктан котылу өчен кайбер догалар бирәбез. Башында һәм ахырында Аллаһу Тәгаләгә мактау-шөкер, Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) салават әйткәннән соң түбәндәгеләрне укырга мөмкин.

  1. “Фатиха” сүрәсе. Бу Коръәндәге иң бөек сүрә, тулы Коръәнне эченә сыйдыра. Ул бөтен авыруларга шифа, догалар кабул булуга сәбәп. Авырткан урынга куеп җиде кат укып, Аллаһу Тәгаләгә дога кылып шифа сорарга мөмкин. Догалар кылу өчен аны күп тапкырлар укып, Аллаһу Тәгаләдән ярдәм сорарга була.
  2. Гөнаһларыбызга тәүбә кылу доганың кабуллыгына ирештерә. Түбәндәге тәүбә догасын өч тапкыр уку, Пәйгамбәребез (с.г.с.) гөнаһларның гафу ителүенә сәбәп булыр, диде.

“ӘстәгъфируллааһәльГаҙыыймәлләҙии ләәәә иләәһә иллә Һүвәль- Хәййүль- Каййүүмү үә әтүүбү Иләйһи”. (3 кабат) (әстәгъфируллааһә- Аллаһның гафу итүен сорыймын; әлләҙии-шул Зат; ләәәә иләәһә- юк иләһ, табына торган зат; илләә Һүвә- Аннан башка; Әль-Хәййү- Тере Булучы; Әль-Каййүүмү – Мәңге Булучы, Куәтле; вә әтүүбү- тәүбә кыламын; Иләйһи – Аңа, Аның алдында).

  1. “Әллааһ. Әллааһ Раббии, ләә үшрикү биһии шәй-әә”. (Аллаһ- гарәбчәдә “ә” хәрефе белән әйтелә, “Раббии- Раббым минем ; ләә үшрикү-ширек, тиңдәш кылмыйм; Биһии-Аңа; шәй-әә- бернәрсәне дә).
  2. “Ләә хәүлә вә ләәҡуввәтә илләә Билләәһ”. (Ләә-юк, хәүлә-хәл; вә- һәм; ләә ҡуввәтә- юк куәт; илләә-фәкать; Билләәһ-Аллаһу Тәгаләдән генә, Аның кушуы буенча гына). Каты авыру кешегә даими рәвештә шуны кабатларга кирәк, кешегә көч-куәт бирә, хәлне җиңеләйтә.
  3. “Хәсбүнәллааһу үә нигмәль-Вәкииль”. (Хәсбүнәллааһу- Аллаһу Тәгалә безгә җитәрлек; үә- һәм; нигъмәл-Вәкиил- Ул күркәм Яклаучы). Пәйгамбәребез (с.г.с.) һәм Аның сахабәләре авыр хәлдә калганда шул доганы күп әйттеләр.
  4. “Ләә иләәһә илләә Әнтә, Сүбхәәнәкә, иннии күнтү минәҙҙаалимиин”. (Ләә-юк; иләәһә- иләһ, табына торган зат, илләә Әнтә- Синнән башка. Сүбхәәнәкә- Син бөтен кимчелектән пакьсең; инни- чынлыкта мин; күнтү- булдым; минәҙҙаалимиин- үз-үзенә золым кылучылардан. Ягьни Аллаһу Тәгалә кушканнарны үтәмәүче, гөнаһлар кылып үзенә золым кылучы). Бу Юныс (г.с.) пәйгамбәрнең догасы, балык карынында ятканда кырык көн буена шуны укыды, котылуына сәбәп булды. Без дә догабыз кабул булсын һәм бәлаләрдән котылу өчен шуны күп кабатлый алабыз.

Догалар кабул булсын өчен бу ачкычларның берсен генә дә, яисә бер ничәсен, яисә бөтенесен укырга була. Әмма тәүбә догасын һәр вакыт кушарга тиешле. Пәйгамбәребез (с.г.с.) “Әстәгъфируллааһә вә әтүүбү иләйһи” дип иртәле-кичле йөзәр кат тәүбә кылуны гадәткә кертергә өйрәтеп калдырган.

Шифа сорап Аллаһка ялвару үрнәге.

Адәм баласы нинди генә авыруга тарыса да, шифа сорап Аллаһка ялварырга, күп догалар кылырга, догадан ялыкмаска тиешле. Пәйгамбәребез (с.г.с.) өйрәткән ысуллар: тмин, кыст-әль-һинди, хельба, бал белән, хиҗама ясау һәм шулай ук табиплар тәгаенләгән дарулар белән дә дәваланырга мөмкин. Әмма шифаны бары тик Аллаһу Тәгалә бирүен онытмаска кирәк. Бөтен ысуллар бары тик Ул теләсә генә ярдәм итә, шифа бирә ала. Шуңа да иң тәүдә Аннан шифалар, ярдәмнәр сорарга. Гәзит укучыларыбызга шифа сорап дога кылу үрнәген бирәбез.

Дога

Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин. Әллааһуммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә сахбиһии үә бәәрик үә сәллим.

Йәә Рабии ! Йәә Аллааһ! Йәә Раббии! Йәә Рахмәән! Сиңа гына иман китердем: “Ләәәә иләәһә илләллааһ”. Синнән башка табыныр Зат юк. Бары Син генә табынырга, гыйбәдәт кылырга, ярдәм сорарга лаеклы Затсың. “Мүхәммәдүн расүүлүллааһ”. Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм Аллаһның рәсүле, динне өйрәтергә җибәрелгән Илчесе дип Пәйгамбреңә (с.г.с.) иман китердем. Синең фәрештәләреңә, китапларыңа, пәйгамбәрләреңә, кыямәт көненә, үлгәннән соң терелеүгә, тәкдирнең якшысы да, яманы да Синнән булуына иман китердем.

Әй мәрхәмәтле Раббым! Бу авыруны миңа син бирдең, шифасын да бары тик синнән генә сорыйм. Аны гөнаһларым гафу ителеүгә сәбәп ит, бөтен гөнаһларымны гафу ит. Әгәр гомерем бетеп, ахирәткә күчә калсам,“Ләәәә иләәһә илләллааһ” сүзләре белән, гөнаһларым гафу ителгән хәлдә Үз каршыңа кайтырга насыйп ит, мөселман хәлемдә җанымны ал.

Йәә Шәәфии! Йәә Әллааһ! Әй шифа бирүче Аллааһ! Кулларымны күтәреп Синең ярдәмеңне сорыймын. Шушы авыруыма шифаларыңны бир! (3 кат).

Әй мәрхәмәтле Раббым! Миңа сәламәтлек бир. Авыруымнан терелеп Үзең кушкан гамәлләрне үтәргә, Ислам динендә йәшәргә насыйп ит. Хәерле, бәракәтле, озын гомер бир, ике дөнья бәхет-сәгадәтләрен насыйп әйлә. Әәмиин.

Әлхәмдүлилләәһи Раббиль-гәәләмиин. Әллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә сахбиһии үә бәәрик үә сәллим.

Авырган чакта “Ләәәә иләәһә илләллааһ” зикерен даими кабатларга һәм туктаганда “Йәә Раббым, Берсең, Барсың, Синнән башка табыныр Зат юк, ярдәмнәреңне, шифаларыңны бир” дип тәмамларга мөмкин. Бу-иң бөек зикер, кешене Аллаһу Тәгаләгә якынайта, догалар кабул булуга сәбәп була.

Саклану өчен калкан

Авырудан, кешеләрдән һәм җеннәрдән булган зыян һәм зарардан саклану өчен “Аятуль-Курси” аятен, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен укып йөрергә. Иртәнге намаздан соң һәм йокларга ятканда шуларны укып кулга өрергә һәм бөтен тәнне һәм ята торган җирне сыпырырга кирәк. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) саклану өчен шулай ук ике кыска дога өйрәтте. Шуларны сезгә тәкъдим итәбез.

  1. “Бисмилләәһилләҙии ләә йәдурру мәгәсмиһии шәй-үн филь-әрдый үә ләә фиссәмәәәә-и үә Һүвә-Ссәмиигуль- Гәлиим”. (3 кабат). (Бисмилләәһи- Аллаһ исеме белән; әлләҙии- шул Затның; ләә йәдурру- зарар китерә алмый; мәгәсмиһии- Аның исеме белән; шәй-үн- бернәрсә дә; филь-әрдый- җирдә; үә-һәм; ләә фиссәмәәәә-и- һәм күкләрдә дә; үә Һувә- һәм Ул; Әссәмиигу- Ишетүче; Әль-Гәлиим- Белүче). Мәгънәви тәрҗемәсе: “Җир һәм күкләрдә булган бернәрсә дә Бөек Зат булган Аллаһның исеме белән булгач зарар китерә алмый, чөнки Ул- Ишетүче, Белүче”. Шул доганы ныклы ышану белән кояш чыкканчы өч, кояш баегач өч кабат укыган кеше Аллаһу Тәгаләнең сагы астына керә, аңа бернәрсә дә зарар китерә алмый.
  2. “Әгүүҙүбикәлимәәтилләәһиттәммәәти мин шәрри мәә халәҡа”.

(Әгүүҙү- сыенамын; бикәлимәәтилләәһи- Аллаһның сүзләре белән; әттәммәәти- камил булган; мин шәрри- зыяныннан; мәә- нәрсәләрне; халәҡа- Ул яралтты, юктан бар кылды;). Мәгънәви тәрҗемәсе: “Ул яралткан бөтен нәрсәләрнең зыяныннан Аллаһуның камил сүзләре белән Аңа сыенамын”. Бу доганы да кояш чыкканчы һәм кояш баегач өчәр кат укырга. Һәр бер яңа урынга баргач, бинага кергәндә, кайда да булса тукталганда укыган кешегә бу урынннан киткәнче бернинди дә зыян килми. Бу кешеләрдән һәм җеннәрдән килгән зыянга да, вирусларга да кагыла.

Уфаның “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.

Молитва – это общение человека с Богом
Татарская молитва – это молитва на татарском языке

Татар Догалары

Известно давно: слово обладает поистине магической силой. Сказанное в нужное время и в нужном месте, оно может спасти или, наоборот, погубить. А если к нему присоединяется искренняя вера, рождается молитва.

Молитва чудесным образом воздействует на человека, в ней сила, которую трудно понять, но можно почувствовать. Читающий молитву успокаивается, избавляется от страха и неуверенности в себе; на смену им приходят сила и решительность. Человек наполняется жизненной энергией, у него как бы вырастают крылья.
Молитва – это прямое (непосредственное) общение с Богом, беседа с ним. Мы – его любимые сыновья и дочери и, будучи детьми его, должны общаться с ним: делиться радостями и проблемами, победами и поражениями, мечтами и опасениями, а также просить у него помощи и совета.

Мы являемся детьми Тенгри

Мы – алтайцы, балкарцы, башкиры, кумыки, татары и представители многих других тюркских народов являемся детьми Тенгри – Отца нашего небесного и молимся ему, то есть разговариваем с ним по-своему, на своем тюркском языке, на его диалектах. Мы беседуем с Тенгри как с самым близким человеком.

Для молитвы не существует специальных, особых слов. Обращайтесь к Отцу своими словами, говорите простым, понятным языком. Найти нужные слова, словосочетания и обороты речи вам поможет моя книга «Татарские молитвы», с которой вы можете ознакомиться в разделе «Китаплар».

Полезна молитва на любом языке. Благотворное воздействие молитвы увеличивается многократно, если она совершается на родном языке. Божественные мелодии родного языка творят чудеса. Несмотря на это, в молитве язык не главное: важно, чтобы она шла от сердца. Можно молиться на любом языке, которым вы владеете на разговорном уровне, но нельзя зубрить молитвы, ведь никто не общается со своими родителями заученными словами. Лучше даже не читать тексты молитв, а как бы пересказывать их своими словами. Вообще, молитва не читается, она творится! Большинство современных татар молитв сами уже не творят, они лишь платят мулле (мусульманскому священнику) сядака (деньги) с просьбой сделать это за них. Татарские молитвы уже почти забыты, а те, которые читают вместо них, на иностранном языке. Этот иностранный язык, язык знойных пустынь, так же далек от татарского языка, как и Мекка от Казани…

Есть еще один важный момент, о котором здесь необходимо сказать. При чтении арабской молитвы человеком, не владеющим языком Корана, велика опасность допущения ошибок. Не понимая языка, вместо здоровья можно попросить погибель… Мулла читает совершенно непонятную прихожанам молитву. Где гарантия того, что вместо благих пожеланий не звучат по ошибке проклятия? Ведь очень часто стоит лишь изменить ударение в том или ином слове, как резко меняется его смысл. Например, мука – это и размолотые в порошок зерна, и сильное страдание. Такого рода ошибок можно избежать лишь тогда, когда священник имеет основательную филологическую подготовку и в совершенстве владеет арабским языком. Таких священников у нас очень мало. Молитва – дело тонкое. Принцип «не навреди!» в этом деле весьма актуален.
Татарлар
Приглашая муллу для совершения молитвы, нужно, прежде всего, выяснить степень его владения арабским языком. Если он прошел обучение в одной из арабских стран и в совершенстве владеет языком Корана, то вы можете быть спокойны и говорить вслед за ним про себя «аминь», что означает «да будет так». В противном случае ваше мероприятие превращается не просто в концертный номер, а в весьма опасное занятие, которое может навлечь на вас беду…

Конечно, лучше творить молитву самому. Если вам близки арабские молитвы, то есть если вы хотите общаться с Богом на арабском языке, то нужно сначала овладеть этим языком в такой степени, чтобы говорить на нем свободно. Арабский – один из самых трудных языков в мире, так как в нем изменяется сама внутренняя структура слова. Поэтому те из вас, кому нелегко даются иностранные языки, должны быть готовы посвятить изучению арабского долгие годы. Не обойтись и без живого общения с носителями языка, поэтому нужны будут неоднократные поездки на Аравийский полуостров.

Выбор за вами, вы сами решаете, на каком языке разговаривать с Творцом. Сегодня практически все татары владеют русским, можно молиться на нем. Но молитвы на русском языке – это православные молитвы и, сделав такой выбор, вы должны быть последовательны – должны принять святое крещение. Да, именно так. Ведь если вы говорите, скажем, по-немецки и решите молиться на нем, то вы становитесь членом протестантской общины, так как на немецком нет других молитв.

Как говорится в таких случаях, думайте сами, решайте сами. Упомянутая выше книга «Татарские молитвы» предназначена тем, кто нуждается в молитвах, но не имеет возможности изучить арабский язык. Читателям предлагаются волшебные тексты на родном для нас татарском языке. Данная книга явилась результатом многолетнего труда, в ней представлены не только татарские молитвы, вышедшие из широкого употребления еще в семидесятых годах прошлого столетия в результате борьбы Советского государства с религиозными верованиями, но и важные сведения об истории татар и их языке. На сайте www.devbas.ru она представлена в двух форматах. Вы можете не только читать это издание, но и скачать его.

Может показаться, что при разговоре с Богом язык даже не нужен: его ответ приходит нам обычно не через звуки, а посредством мыслей, идей, чувств. Однако только кажется, что беседа с Богом возможна без слов. Да, мы часто обращаемся к нему мысленно, но при этом формулируем свои мысли посредством слов, не произнося их. Так что без того или иного языка беседа невозможна. Да и внутренний диалог со своим Я мы также ведем посредством слов.

Невозможно жить с кем-то, не общаясь с ним. Если вы хотите жить с Богом, то молитесь: кто без молитвы, тот и без Бога.

Хөрмәтле укучылар!

Татар догалары – татар телендәге догалар ул. Кириллица хәрефләре белән язылган гарәп догасы, аны ятлап йөз тапкыр кабатласаң да, татар догасына әверелми. Аңлашылмаган чит бер телдә Ходай белән әңгәмә корып булмый, аңа чын йөрәктән кылынган догалар белән генә ирешелер. Сүзләр йөрәктән чыгарга тиеш. Догада көйләүдән, сәхнәдә сыман кыланудан саклан. Дога кылу – театр уены түгел.

Тормышның төрле очракларында кирәк булган татар догалары бу сайтта урын алган “Без бәхет өчен яратылган” дип исемләнгән китапта бирелгән.

Имтиханга барганда укыла торган дога
Сынауга кергәндә укылган дога

Имтиханга барганда укыла торган дога
Имтиханнар чоры – үзенчәлекле вакыт. Бу катлаулы чорда барысы да мөһим – әзерләнү өчен урын сайлаудан алып имтихан вакытында үзеңне тоту кагыйдәләренә кадәр. Башта эш урыны турында: алдыгызда артык нәрсә булырга тиеш түгел, өстәлдә кирәкле предметларны җайлап урнаштырыгыз. Бүлмәдә сары һәм шәмәхә төсләргә өстенлек бирегез: алар интеллектуаль активлыкны арттыра.

Имтихан ул – һәрвакыт сынау, тикшерү һәм бәяләү. Ул белемнәрне тикшерү һәм аларның дәрәҗәсен бәяләү өчен үткәрелә. Ләкин еш кына имтихан рухи ныклыкны сынауга да әверелә. Укучылар барысы да диярлек сынау вакытында бик зур физик һәм психологик тетрәнү кичерә.

Имтихан алдыннан дулкынланмас өчен нәрсә эшләргә соң? Әлбәттә, яхшылап әзерләнергә! Әмма ул гына җитми. Тырышып әзерләнгән укучылар да дулкынлана, борчыла, ә кайвакыт бөтенләй югалып, каушап кала һәм үзләренең белемнәрен күрсәтә алмый. Нигә шулай була соң? Имтихан очрагында дулкынлануның нигезе – билгедән курку. Балага билгенең кеше мөмкинлекләрен үлчәүнең бердәнбер күрсәткече булмавын аңлатыгыз. Аның уңышларын искә төшерегез, аны мактагыз, үз-үзен бәяләвен үстерегез. Зыян гына китергән битәрләүләрне онытыгыз. Уңышлы тапшырылган имтихан – бала өчен генә түгел, гаилә өчен дә бәйрәм. Аның «бишле» алуын шулай булырга тиеш иде һәм башкача була да алмый дип кабул итмәгез.
Бала белән бергә сөенегез, бәйрәм итегез. Ә инде имтихан нәтиҗәсе түбән булса, бу – фаҗига түгел, тәҗрибә генә. Гаҗизләнеп кул селтәмәгез, балагызга “булдыксыз” ярлыгы такмагыз.

Асылда безнең балалар, мәктәп укучылары һәм студентлар, уку фәннәре буенча гына имтихан бирми, алар авырлыкларны җиңәргә дә өйрәнә. Балагызга шуны аңлатыгыз. Белемнәрен шушы рәвешле тикшерү – холыкларын, аларның ихтыяр көчен сынау ул. Кирәк вакытта үзеңне ачып бирә белү, гыйлемнең билгеле бер өлкәсендә үз казанышларыңны күрсәтә алу, югалып калмау, дулкынлануны җиңү – боларның барысына да өйрәнергә кирәк.

Инде әйтелгәнчә, имтихан ул – рухи бер сынау кичү. Уңышның зур өлеше психоэмоциональ киеренкелекне йомшарта алуга бәйле. Үз-үзенә нык ышанган кеше генә җиңүгә ирешә. Андый ышанычны булдырырга сезгә түбәндәге дога ярдәм итәр. Беркем дә, хәтта туганнары булмаган кеше дә, бу дөнәяда ялгыз түгел. Изге юлда йөргән һәркемгә Күк көчләре, илаһи көчләр ярдәм итеп тора. Аларга мөрәҗәгәть итегез, үз сүзләрегез белән ярдәм сорагыз. Түбәндәге дога сезгә үз сүзләрегезне табарга булышыр. Кемнәр соң алар – Күк көчләре, илаһи көчләр? Күк Тәңре җитәкчелегендәге аллалар, ияләр һәм рухлар. Без фәрештәләр дип атаган затлар – шул мәрхүм әби-бабаларыбызның рухлары инде ул. Аларны да чакырыгыз, яныгызда булсыннар. Үз-үзеңә ышанычны арттырырга кайчак ниндидер бер яхшы ым-ишарә дә ярдәм итәргә мөмкин. Мәсәлән, яхшы төш күрү яисә бакчадагы алмагачка саескан куну. Кесәдәге нәселдән-нәселгә сакланып килгән тәңкә дә сезгә ышаныч биреп торыр.

Без беркайчан да ялгыз түгел, курыкмагыз. Тыныч булсагыз, һичшиксез, уңышка ирешерсез!

Молитва перед экзаменом на татарском языке
Татарская молитва для успеха на экзамене






татарский мусульманин молится

Мусульманские молитвы на все случаи жизни – это комплекс обращений к Всевышнему, содержащий восхваления и просьбы об улучшении жизненных обстоятельств. При регулярном повторении человеку с искренней душой, его окружению они помогают исполнять желания, вызывают полезные изменения в судьбе. Усилить эффект помогут переводы священных текстов на родной язык, использование татарских версий.

Правила чтения универсальных полезных дуа

Мусульманские сильные молитвы принесут пользу во всех случаях жизни, если будут прочитаны по правилам. Если иное не указано в описании к дуа, то можно использовать следующие рекомендации:

  • молиться надо в чистой одежде, после омовения;
  • предварительно покаяться;
  • начинать стоит с зикра (упоминания Бога);
  • молиться надо постоянно, не забывая о намазе;
  • мусульманские священные тексты надо класть на новую, чистую ткань.

Обзор мусульманских молитв на все случаи жизни

Молитва мусульманская на удачу и здоровье на татарском, арабском, других языках принесет позитивные изменения при правильном подборе материала. Значение имеют:

  • искренняя вера в силу и власть Бога;
  • сильное желание получить его поддержку;
  • глубокая концентрация на волнующей ситуации.

татары молятся
руки дуа
мусульманка дуа

На удачу

Мусульманские сакральные молитвы для удачи во всех случаях жизни на татарском, арабском, других языках помогают исправить материальное положение, добиться денежного благополучия, успеха в работе. Для этого достаточно обращаться к Богу с мольбами 1 раз в сутки каждый день. Предварительно можно подать милостыню у храма для улучшения состояния дел в торговле.

Для избавления от проблем надо читать утром и вечером по 7 раз следующие слова молитвы, переданные мусульманскому народу Пророком Мухаммадом:

Молитва для всех случаев жизни на татарском Перевод мусульманского текста
Тиңдәше юк, отличного иңгән. Ул – минем надежда хуҗасы һәм Ґәреш. Нет Бога, отличного от Аллаха. Он – моя надежда, хозяин Трона.

Прервать период неудач поможет мусульманская священная молитва для всех случаев жизни на арабском или татарском языке для возвращения удачи. Ее читают ежедневно:

Текст на татарском Перевод мусульманского текста
Мин — Аллаһуның колы. Сорыйм турында воздаянии сабырлыклары җиңүе өстендә. Я — раб Аллаха. Прошу о воздаянии за терпение победой над бедами.

На здоровье

Мусульманские священные молитвы для улучшения здоровья во всех случаях жизни на любом языке (в том числе – татарском) дарят силы для борьбы с любыми недугами. Они же предотвращают развитие сглаза, порчи, помогают с рождением ребенка.

Получите ответ на волнующий вопрос от мага и целителя. Напишите о проблеме
прямо сейчас, и в онлайн-режиме эксперт подскажет решение! expert

Попросить о помощи Господа в исцелении можно через короткую мусульманскую дуа:

Текст на татарском Перевод на русский язык
Аллаһы Тәгалә мине гафу, эшләмәячәк бер өлеше лаеклы җәмгыяте. Пусть Аллах простит меня, сделает частью достойного общества.

Допустимо использование другой мусульманской сильной молитвы от болезней на все случаи жизни, представленной в татарском или арабском языке:

Текст на татарском Значение мусульманского текста
Аллаһ – бердәм ходай. Ул владыка барлыгы, ул көчлерәк, барлык. Аллах – единый бог. Он – владыка всего, который сильнее всех.

подавать милостыню
юноша в мечети молится
намаз у татар

Ритуальные

Мусульманские молитвы на татарском для всех случаев жизни используют в религиозных ритуалах. Ими сопровождают праздничные мероприятия, подготовку к намазу.

При совершении омовения читают следующие слова:

Мусульманская сильная молитва на татарском Значение мусульманского текста
Бердәм Аллаһ, Пәйгамбәребез Мөхәммәд аның. Едины Аллах, Пророк его Мухаммад.
Прими минем тәүбә һәм очищение, Ходай. Прими мое покаяние и очищение, Бог.
Аллаһуга мактау булсын Аллаһугадыр, далекому нче җитешсезлекләрне. Кабул итәчәк булсын минем прошение турында прощении, тәүбә. Хвала Господу, далекому от недостатков. Примет пусть мое прошение о прощении, покаяние.

Вечерние приемы пищи во время месяца Рамадан (ифтар или разговение) сопровождают другими мусульманскими сакральными молитвами для всех случаев жизни на татарском:

Текст молитвы на татарском Перевод мусульманского текста молитвы
Постился өчен Әфәнделәр, разговелся благами аны веря һәм билалет. Булсын гафу минем үз. Аллаһуга мактау булсын аңа. Постился для Господа, разговелся благами его, веря и надеясь. Пусть простит меня со своей безграничной милостью. Хвала ему.

Другие

Мусульманские сильные молитвы на татарском, других языках для всех случаев жизни помогут и в других ситуациях.

Улучшить сон помогут мусульманские священные молитвы на арабском и татарском языках из Корана для всех случаев жизни. Надо читать вечером 2 завершающих аята суры Аль-Бакара:

Татарские слова молитвы Значение мусульманского правоверного текста
Сезләрдән диненнән расүлне. Саклаганнар алар фәрештәләр, Писание Аллаһуның. Диләр: «Повинуемся һәм тыңлыйбыз, гафу сорыйбыз, көтәбез, кайт к Ходайга». Верующие уверовали в посланника. Верят они в ангелов, Писание Аллаха. Говорят: «Повинуемся и слушаем, просим прощения, ждем возвращения к Богу».

С помощью мусульманских сакральных молитв для всех случаев жизни на татарском или арабском языке можно установить защиту от негативного магического воздействия, зла шайтана. Они помогут обезопасить дорогу и дом, успешно разрешить спорную ситуацию. Достаточно прочесть:

Мусульманский текст молитвы на татарском языке Значение
Аллага шөкер, ул коткарыр барлык от шайтана, башка явыз. Слава Аллаху, который защитит всех от шайтана, другого зла.

Для очищения дома от негативной энергетики, развития духовности у обитателей используют свечу и особые слова на татарском. Превратит в крепость квартиру следующая мусульманская сильая молитва для всех случаев жизни:

Текст молитвы на татарском Перевод
Аллага шөкер, ул сохранит торак от начар кешеләр. Слава Аллаху, который сохранит жилище от сглаза, плохих людей.

руки в мусульманской молитве
мсульманка молится на закате
мужчина дуа у мечети

Тексты татарских дуа на все случаи

Мусульманские молитвы для всех случаев жизни стоит читать в оригинале на арабском или татарском языках. Допустим перевод на родной для себя язык, что облегчит понимание.

Для любой ситуации подойдет универсальное обращение к Богу на татарском языке:

Татарский оригинал Смысл на русском языке мусульманского правоверного текста
Аллаһ исеме белән, исеме белән, Аның бернәрсә дә причинит зыян дә, җирдә дә, күктә, чөнки Ул-ишетүче һәм Белүче. С именем Аллаха, с именем Которого ничто не причинит вреда ни на земле, ни на небе, ведь Он – Слышащий, Знающий!
Мин прибегаю к камил сүзләренә караганда, Аллаһудан эзләп яклау нче явыз моннан тыш, Ул булдырган. Я прибегаю к совершенным словам Аллаха в поисках защиты от зла того, что Он создал.
Аллаһ исеме белән, уповаю тәвәккәл, юк, егәрлек һәм көч беркемнең дә, мәгәр. С именем Аллаха, уповаю на Аллаха, и нет мощи и силы ни у кого, кроме Аллаха.
Раббыбыз! Даруй безгә отраду күзләр безнең супругах һәм потомках һәм күңелләребез өчен үрнәк. Господь наш! Даруй нам отраду глаз в наших супругах и потомках и сделай нас образцом для богобоязненных.
Ий Аллаһ! Әлбәттә, мин прибегаю к Сиңа өчен яклавы нче кадастр хисабына куелган, лени, трусости, жадности, дряхлости, җаваплылык билгеләү өлешендә, отвлеченности (рассеянности), һәм булсын булырга, зависимым нче кемне дә булса, кире кагылган һәм булу мохтаҗ. Һәм мин прибегаю к Сиңа өчен яклавы нче нищеты, неверия, нечестия, несчастия, лицемерия, показухи. Һәм прибегаю к Сиңа нче глухоты, немоты, сумасшествия, проказы, разложения һәм худших килгән авыруларга. О Аллах! Поистине, я прибегаю к Тебе за защитой от бессилия, лени, трусости, жадности, дряхлости, жестокости, отвлеченности (рассеянности), и от того, чтобы быть зависимым от кого-либо, от отклонения и того, чтобы быть нуждающимся. И я прибегаю к Тебе за защитой от нищеты, неверия, нечестия, несчастия, лицемерия, показухи. И прибегаю к Тебе от глухоты, немоты, сумасшествия, проказы, разложения и худших из болезней.
Мин прибегаю к камил сүзләренә караганда, Аллаһудан эзләп яклау нче явыз моннан тыш, Ул булдырган. Я прибегаю к совершенным словам Аллаха в поисках защиты от зла того, что Он создал.
Турында Тере! Турында Вседержитель! К милости Синең мин прибегаю ярдәм сорап. О Живой! О Вседержитель! К милости Твоей я прибегаю за помощью.
Аллаһуга мактау булсын Аллаһуга барлык очракларда да! Хвала Аллаху во всех случаях!

Повторять мусульманскую священную молитву для всех случаев жизни для достижения счастья надо по 7 раз за день. Дополнять ее можно татарскими дуа на все случаи жизни, их переводами в русский язык.

Изменит жизнь к лучшему русскоязычный аналог мусульманской татарской молитвы для всех случаев, которую можно читать или слушать:

«Именем Аллаха заклинаю на счастье. Пусть оно будет покровителем по жизни, станет защитой от бед. Пусть прольется в жизни дождь изобилия, принесет благополучие».

При регулярном использовании мусульманские слова на татарском, арабском или русском языках принесут успех во всех случаях жизни, исцелят тело, душу.

Мусульманские молитвы на арабском, татарском, русском, других языках привносят в жизнь всех молящихся людей размеренность, порядок. Они наделяют уверенностью в случае регулярного повторения, открывают истинный путь, избавляют от зла, ненависти, зависти.

Мусульманские молитвы на татарском языке

Догалар

дога, молитвы, на татарском

Иртән торгач укыла торган дога

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ

“Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим”, дип торырга тиеш. Аннан соң шушы дога укыла:

الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَحْيَانَا بَعْدَ مَآ أَمَاتَنَا وَإِلَيْهِ الْبَعْثُ وَالنُّشُورُ

“Әл-хәмдү лилләәһилләзии әхйәәнәә бәгъдә мәә әмәәтәнәә вә иләйһил-бәгъсү вән-нүшүүр”.

(Безне үлгәннән соң терелтүче Аллаһыга мактау булсын! Үлгәннән соң терелтү Аллаһыдандыр, кайту да Аңадыр.)

Бу доганы белмәгәннәргә: “Саулык һәм сәламәтлек белән тагын бер көнгә керткән Аллаһыга мактау булсын! Безгә буген дә хәерләр һәм гүзәллекләр бирсен”, — дип тә дога кылырга мөмкин.

​Таңга кергәндә укыла торган дога

اللَّهُمَّ لَكَ الْحَمْدُ لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ رَبِّي وَأَنَا عَبْدُكَ ءَامَنْتُ بِكَ مُخْلِصًا لَكَ دِينِي

أَصْبَحْتُ عَلَى عَهْدِكَ وَوَعْدِكَ مَا اسْتَطَعْتُ وَأَتُوبُ إِلَيْكَ مِنْ سَيّئ عَمَلِي

وَأَسْتَغْفِرُكَ لِذُنُوبِي إِنَّهُ لَا يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلَّآ أَنْتَ

“Әллааһүммә ләкәл-хәмдү ләә иләәһә илләә әнтә раббии вә әнә габдүкә әәмәнтү бикә мүхълисан ләкә диинии әсъбәхтү галәә гаһдикә вә вәгъдикә мәстәтагътү вә әтүүбү иләйкә мин сәййи гамәлии вә әстәгъфирукә ли зүнүүбии иннәһүү ләә йәгъфируз-зүнүүбү илләә әнтә”.

بِسْمِ اللهِ الَّذِي لَا يَضُرُّ مَعَ اسْمِهِ شَيْءٌ فِي الْأَرْضِ

وَلَا فِي السَّمَآءِ وَهُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ

“Бисмилләәһилләзии ләә йәдурру мәгасмиһии шәй-үн фил-әрдый вә ләә фис-сәмәәәә-и вә һүәс-сәмиигуль-галиим”.

Бәдрәфкә кергәндә укыла торган дога

اللَّهُمَّ إِنِّى أَعُوذُ بِكَ مِنَ الرِّجْسِ الْخَبِيثِ الْمُخْبِثِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ

Әллааһүммә иннии әгуузү бикә минәр-риҗсил-хабиисил-мүхъбиси минәш-шәйтаанир-раҗиим”.

(Аллаһым! Пычрак һәм начар нәрсәләр белән куылган шайтаннан сиңа сыенам.)

Бәдрәфтән чыккач укыла торган дога

الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَذْهَبَ عَنِّى مَا يُؤْذِينِى وَأَمْسَكَ عَلَيَّ

مَا يَنْفَعُنِى, سُبْحَانَكَ (وَ) غُفْرَانَكَ رَبَّنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ

“Әл-хәмдү лилләәһилләзии әзһәбә ганнии мәә йүэзиинии вә әмсәкә галәййә мәә йәнфәгунии сүбхәәнәкә гуфраанәкә раббәнәә вә иләйкәл-мәсыйир”.

(Миңа җәфа биргән нәрсәне алып, файдалы булганнарын калдырган Аллаһыга мактау булсын. Аллаһым! Сине тәсбих итеп, мәгъфирәтеңэ сыенам. Әй, Раббыбыз! Кайтуыбыз Сиңадыр.)

Мунчага яки юынырга кергәндә укыла торган дога

اللَّهُمَّ إِنِّي أَسْئَلُكَ مِنَ الْجَنَّةِ وَنَعِيمِهَا وَأَعُوذُ بِكَ مِنَ النَّارِ وَحَمِيمِهَا

“Әллааһүммә иннии әс-әлүкә минәл-җәннәти вә нәгыймиһәә вә әгуузү бикә минән-нәәри вә хәмиимиһәә”.

(Аллаһым! Синнән җәннәтне һәм аның нигъмәтләрен сорыйм, җәһәннәмнән һәм аның эсселегеннән Сиңа сыенамын.)

Мунчадан чыкканда укыла торган дога

الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَذْهَبَ عَنِّى الْأَذَى وَعَافَانِى

“Әл-хәмдү лилләәһилләзии әзһәбә ганнил-әәзәә вә гаафәәнии.”

(Миннән борчуны алып, саулык һәм сәламәтлек биргән Аллаһыга мактау булсын.)

Өйдән чыгып, эшкә киткәндә укыла торган дога

Өебездән “Бисмилләһ” әйтеп чыгарга, гаиләбез һәм балаларыбызга хәерле һәм уңышлы көннәр теләргә тиешбез.

Җәяү яки машинада киткәндә юлда укырга мөмкин булган иң яхшы дога — “Аятел-Көрси”. Ул өч, биш, я җиде мәртәбә укылыр.

Өйдән чыкканда укыла торган икенче бер дога

بِسْمِ اللهِ . تَوَكَّلْتُ عَلَى اللهِ . وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ

“Бисмилләәһ. Тәвәккәлтү галәллааһ. Вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ”.

(Аллаһының исеме белән. Аллаһыга тапшырылдым. Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһыдандыр.)

Өйдән чыкканда: “Аллаһым! Өемне, йортымны һәм гаиләмне Сиңа әманәт итәм. Аларны һәр төрле һәлакәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла”, — дип үз телеңдә дә дога кылырга мөмкин.

Мәчеткә кергәндә укыла торган дога

اللَّهُمَّ افْتَحْ لِي أَبْوَابَ رَحْمَتِكَ

“Әллааһүммәфтәх лии әбвәәбә рахмәтик”.

Мәчеттән чыкканда укыла торган дога

اللَّهُمَّ اعْصِمْنِي مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ, اللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي ذُنُوبِي

وَافْتَحْ لِي أَبْوَابَ فَضْلِكَ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ

“Әллааһүммәгъсыймнии минәш-шәйтаанир-раҗиим, Әллааһүммәгъфир лии зүнүүбии вәфтәх лии әбвәәбә фәдъликә бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин”.

Ишекләрне (эш урыннарын) ачып кергәндә укыла торган дога

اللَّهُمَّ يَا مُفَتِّحَ الْأَبْوَابِ . فْتَحْ لَنَا خَيْرَ الْبَابِ. اللَّهُمَّ ارْزُقْنَا رِزْقًا حَلَالًا

طَيِّبًا وَرِزْقًا وَاسِعًا بِرَحْمَتِكَ يَآ أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ وَأَنْتَ خَيْرُ الرَّازِقِينَ.

“Әллааһүммә йәә мүфәттихәл-әбвәәб. Ифтәх ләнәә хайраль-бәәб. Әллааһүммәрзукънәә ризкан хәләәлән таййибән вә ризкан вәәсиган, бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. Вә әнтә хайрур-раазикыйин.”

(Әй, ишекләрне ачкан Аллаһым! Безгә хәерле ишекләрне ач. Аллаһым! Безгә хәләл һәм пакь ризыкларны ихсан әйлә, ризыгыбызны киңәйт, әй мәрхәмәтлеләрнең Мәрхәмәтлесе! Ризык бирүчеләрнең иң хәерлесе — Синсең).

Эш башлаганда яисә эш вакытында укыла торган дога

اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ صِحَّةً وَعَافِيَةً وَعِلْمًا نَافِعًا وَرِزْقًا حَلَالًا طَيِّبًا وَعَمَلًا مَقْبُولًا

“Әллааһүммә иннии әс-әлүкә сыйххәтән вә гаафийәтән вә гыйльмән нәәфиган вә ризкан хәләәлән таййибән вә гамәлән мәкъбүүлән.”

(Аллаһым! Синнән исәнлек-саулык, файдалы гыйлем, гүзәл һәм хәләл ризык, кабул булачак гамәл һәм эш телимен.)

Өйгә кергәндә укыла торган дога

اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ خَيْرَ الْمَوْلَجِ وَخَيْرَ الْمَخْرَج ِ.

بِسْمِ اللهِ وَلَجْنَا وَبِسْمِ اللهِ خَرَجْنَا وَعَلَى اللهِ رَبِّنَا تَوَكَّلْنَا

“Әллааһүммә иннии әс-әлүкә хайраль-мәүләҗи вә хайраль-мәхъраҗ. Бисмилләәһи вәләҗнәә вә бисмилләәһи хараҗнәә вә галәллааһи раббинәә тәвәккәлнәә.”

(Аллаһым! Синнән керә һәм чыга торган җирләрнең яхшысын телимен! Аллаһының исеме белән кердек, Аллаһының исеме белән чыктык. Раббыбыз Аллаһыга таяндык.)

Өйгә кергәндә: “Аллаһым! Өемне һәм гаиләмне сәламәтлек һәм иминлек эчендә табуымны насыйп әйлә”, — дип сәлам биреп керү дә мөмкиндер.

Түшәккә ятканда укыла торган догалар

Пәйгамбәребез (с.г.в.) урынына ятканда шундый дога укый торган булган:

بِاسْمِكَ اللَّهُمَّ أَحْىَ وَأَمُوتُ

“Бисмикәллааһүммә әхйәә вә әмүүтү”.

(Аллаһым! Синең исемеңне хәтерләп яшим һәм үләм.)

Йокларга ятканда укыла торган башка бер дога:

بِاسْمِكَ رَبِّى وَضَعْتُ جَنْبِى وَبِكَ أَرْفَعُهُ إِنْ أَمْسَكْتَ نَفْسِى

فَارْحَمْهَا وَإِنْ أَرْسَلْتَهَا فَاحْفَظْهَا بِمَا تَحْفَظُ بِهِ عِبَادَكَ الصَالِحِينَ .

“Бисмикә раббии вәдагътү җәнбии вә бикә әрфәгуһүү ин әмсәктә нәфсии фәрхәмһәә вә ин әрсәлтәһәә фәхфәзъһәә бимәә тәхъфәзу биһии гыйбәәдәкәс-саалихиин”.

(Әй, Раббым! Синең исемең белән яттым. тагын Синең исемең белән торырмын. Аллаһым! Әгәр йоклаганда җанымны алсаң, миңа мәрхәмәтле бул, әгәр яшәтсәң, яхшы бәндәләреңне саклаган кебек, минем тормышымны да сакла!)

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) йокларга ятканда шушы доганы укуы да риваять кылынган.

اللَّهُمَّ أَسْلَمْتُ وَجْهِى إِلَيْكَ وَفَوَّضْتُ أَمْرِى إِلَيْكَ وَأَلْجَأْتُ ظَهْرِى

إِلَيْكَ رَهْبَةً وَرَغْبَةً إِلَيْكَ لَا مَلْجَأَ وَلَا مَنْجَى مِنْكَ إِلَّا إِلَيْكَ آمَنْتُ

بِكِتَابِكَ الَّذِى أَنْزَلْتَ وَبِنَبِيِّكَ الَّذِى أَرْسَلْتَ .

“Әллааһүммә әсләмтү вәҗһии иләйкә вә фәввадтү әмрии иләйкә вә әлҗәэтү заһрии иләйкә раһбәтән вә рагбәтән иләйкә ләә мәлжә-ә вә ләә мәнжәә минкә илләә иләйкә әәмәнтү би китәәбикәлләзии әнзәлтә вә би нәбиййикәлләзии әрсәлтә”.

(Аллаһым! Үземне Сиңа тапшырдым, эшемне Сиңа калдырдым, аркамны Сиңа сөядем. Сиңа таяндым. Синнән өмет итеп һәм Синнән куркып, тагын Сиңа килдем, Аллаһым! Синнән башка сыеначак башка урын юктыр. Аллаһым! Иңдергән китабыңа, күндергән Пәйгамбәреңә инандым.)

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) йокларга ятканда укыган догаларының берсе:

اللَّهُمَّ رَبَّ السَّمَاوَاتِ وَرَبَّ الْأَرْضِ وَرَبَّ الْعَرْشِ الْعَظِيمِ رَبَّنَا وَرَبَّ كُلِّ شَىْءٍ .

فَالِقُ الْحَبِّ وَالنَّوَى وَمُنْزِلَ التَّوْرَاةِ وَالْإِنْجِيلِ وَالْفُرْقَانِ . أَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ كُلِّ شَيْءٍ

أَنْتَ آخِذٌ بِنَاصِيَتِهِ . اللَّهُمَّ أَنْتَ الْأَوَّلُ فَلَيْسَ قَبْلَكَ شَيْءٌ وَأَنْتَ الْآخِرُ فَلَيْسَ بَعْدَكَ

شَيْءٌ وَأَنْتَ الظَّاهِرُ فَلَيْسَ فَوْقَكَ شَيْءٌ وَأَنْتَ الْبَاطِنُ فَلَيْسَ دُونَكَ شَيْءٌ اقْضِ

عَنَّا الدَّيْنَ وَأَغْنِنَا مِنَ الْفَقْرِ .

“Әллааһүммә раббәс-сәмәәвәәти вә раббәл-әръдый вә раббәл-гаршил-газыйим. Раббәнәә вә раббә күлли шәй-ин. Фәәликуль-хәбби вән-нәвәә вә мүнзиләт-тәүраати вәл-инҗиили вәл-фүркаан. Әгуузү бикә мин шәрри күлли шәй-ин әнтә әәхыйзүн би нәәсыйәтиһ. Әллааһүммә әнтәл-әүввәлү фәләйсә кабләкә шәй-үн вә әнтәл-әәхыйру фәләйсә бәгъдәкә шәй-үн. Вә әнтәз-зааһиру фәләйсә фәүкакә шәй-үн, вә әнтәл-бәәтыйнү фәләйсә дүүнәкә шәй-үн. Икъдый ганнәд-дәйнә вә әгънинәә минәл-фәкъри”.

(Аллаһым! Әй, күкләрнең, җирнең һәм бөек тәхетнең иясе! Әй безнең Раббыбыз һәм бөтен нәрсәнең Раббысы! Әй, орлыкларны тишелдерүче һәм Тәүратны, Инҗилне һәм Коръәнне иңдерүче бөек Аллаһ! һәртөрле начарлыклардан Сиңа сыенамын. Элек — Синсең, Синнән элек һичбер нәрсә юк иде. Соң — Синсең, Синнән соң да һичбер нәрсә булмаячак. Син ачыксың, Синнән өстен бер нәрсә юк. Синнән бөек һичбер нәрсә юк. Әй, Раббым! Безнең бурычларыбызны түләргә ярдәм ит һәм безне фәкыйрьлектән коткар.)

Йоклаганда курыккан кеше укый торган дога

أَعُوذُ بِكَلِمَاتِ اللهِ التَّآمَّاتِ مِنْ غَضَبِهِ وَشَرِّ

عِبَادِهِ وَمِنْ هَمَزَاتِ الشَّيَاطِينِ وَأَنْ يَحْضُرُونَ

“Әгуузү бикәлимәәтилләәһит-тәәммәәти мин газәә-биһии вә шәрри гыйбәәдиһии вә мин һәмәзәәтиш-шәйәәтыйини вә ән йәхъдуруун”.

(Аллаһының газабыннан, бәндәләренең начарлыкла-рыннан, шайтаннарның һәртөрле явызлыкларыннан һәм бәйләнүләреннән Аллаһының бөтен Сүзләренә Сыенам.)

Төнлә уянган кешенең укый торган догасы

لَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَحْدَهُ لَا شَرِيكَ لَهُ لَهُ الْمُلْكُ وَلَهُ الْحَمْدُ وَهُوَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ .

وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَسُبْحَانَ اللهِ وَلَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ .

“Ләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ. Ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәй-ин кадиир. Вәл-хәмдү лилләәһ. Сүбхәәнәллааһи вә ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ”.

(Аллаһыдан башка илаһ юк. Аның дусты һәм охшашы да юк. Мөлек — Аныкы, Мактау да — Аңадыр. Аның һәр нәрсәгә көче җитә. Мактау — Аңадыр. Аны тәсбих итәм. Аннан башка илаһ юк һәм Ул һәр нәрсәдән бөектер. Көч һәм куәт иясе Ул гынадыр).

Пәйгамбәребез (с.г.в.) төннәрен уянган вакытта шушы доганы да укый торган булган:

لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ سُبْحَانَكَ اللَّهُمَّ أَسْتَغْفِرُكَ لِذَنْبِى وَأَسْئَلُكَ رَحْمَتَكَ . اللَّهُمَّ زِدْنِى

عِلْمًا وَلَا تُزِغْ قَلْبِى بَعْدَ إِذْ هَدَيْتَنىِ وَهَبْ لِى مِن لَّدُنْكَ رَحْمَةً إِنَّكَ أَنْتَ الْوَهَّابُ

“Ләә иләәһә илләә әнтә сүбхәәнәк. Әллааһүммә әстәгьфирукә лизәнбии вә әс-әлүкә рахмәтәкә. Әллааһүммә зиднии гыйльмән вә ләә түзигъ кальбии бәгъдә из һәдәйтәнии вә һәблии мин ләдүнкә рахмәтән иннәкә әнтәл-вәһһәәбе”.

(Аллаһым! Синнән башка илаһ юк. Сине тәсбих итәмен. Аллаһым! Гөнаһларым өчен Синнән мәгъфирәт сорыйм. Синең рәхмәтеңне телим. Аллаһым! Гыйлемемне арттыр, һидаятькә ирештергәннән соң күңелемне адаштырма. Үз тарафыңнан миңа мәрхәмәт кыл, чөнки Син күп бирүчесең.)

Пәйгамбәребез (с.г.в.) йокларга ятканда укыган башка догалар да бар. Аларның берсе түбәндәге дога.

Ул түшәккә ятканда кулларын берләштерә, эчләренә өреп “Ихлас”, “Фәләкъ” һәм “Нәс” сүрәләрен укый, учларына өрә, өч мәртәбә тәнен сыйпый торган була.

Монда без ана телебездә укылырга һәм балаларыбызга өйрәтергә мөмкин булган бер дога китереп узабыз:

“Аллаһым! Синең исемең белән ятамын. Синең исемең белән торырга насыйп ит. Миңа, ата-анама, кардәшләремә һәм гаилә әгъзаларына сәламәтлек һәм сихәт бир. Безгә дәресләребездә, эшләребездә уңышлар бир, ярдәмеңнән ташлама. Дөньяның башка мәмләкәтләрендә яшәгән һәм Сиңа инанган, бәйсезлекләрен югалткан кардәшләребезгә ярдәм кулын суз, Аллаһым!”

Матур төш күрү өчен укыла торган дога

Ятканда бу доганы укыган кеше гүзәл төш күрер дип өмет ителә. Шуңа өстәмә итеп, ятар алдыннан ястү намазын укып, югарыда китерелгән догаларның кайберләрен укырга кирәк.

نُؤْمِنُ بِاللهِ نَثِقُ بِاللهِ نَرُدُّ أُمُورَنَا إِلَى اللهِ وَحَسْبُنَا اللهُ

وَنِعْمَ الْوَكِيلُ . وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِىِّ الْعَظِيمِ

“Нүэминү билләәһи нәсику — билләәһи нәруддү үмүүранәә иләллааһи вә хәсбүнәллааһү вә нигьмәл-вәкиил. Вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим”.

(Аллаһыга ышанабыз. Эшләребезне Аңа тапшырабыз. Аллаһ нинди гүзәл вәкилдер! Аңардан башка көч һәм куәт иясе юктыр.)

Риваять буенча, Гайшә анабыз шулай дога кыла торган булган:

اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ رُؤْيَا صَالِحَةً صَادِقَةً غَيْرَ كَاذِبةٍ نَافِعَةً غَيْرَ ضَارَّةٍ

“Әллааһүммә иннии әс-әлүкә руэйә саалихәтән саадикатән гайра кәәзибәтин нәәфигатән гайра дарратин”.

(Аллаһым! Синнән салих, тугры, дөрес, ялгансыз, файдалы һәм зарарсыз төш күрүне сорыйм.)

Иртән иртүк тору өчен укыла торган дога

Иртән иртүк тору яки кирәк булган сәгатьләрдә уяну өчен өч мәртәбә “Аятел-Көрси” укыганнан соң өч мәртәбә Кәүсәр сүрәсе укылыр. Аның артыннан түбәндәге доганы укырга кирәк:

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . لَا تَأْخُذُهُ سِنَةٌ وَلَا نَوْمٌ. اللَّهُمَّ

سَهِّرْ عَيْنِى وَنَوِّرْ قَلْبِى وَادْفَعْ عَنِّى كَثْرَةَ النَّوْمِ وَغِلْظَةَ الْقَلْبِ .

“Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Ләә тәэхузүһүү синәтүв-вә ләә нәүүм. Әллааһүммә сәһһир гайнии вә нәввир кальбии вәдфәгъ ганнии кәсратән-нәүми вә гыйльзатәл-кальби”.

(Рахмән һәм Рахим булган Аллаһының исеме белән. Аны йокы да, йокымсырау да алмый. Аллаһым! Күзләремне уяндыр, йөрәгемне, күңелемне яктырт, миңа йокыны күп бирмә, гафләттән коткар, Аллаһым!)

Аш догасы

Ашка, һичшиксез, “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” дип башларга һәм ошбу доганы укырга кирәк:

اللَّهُمَّ بَارِكْ لَنَا فِيهِ وَأَطْعِمْنَا خَيْراً مِنْهُ . اللَّهُمَّ أَعْطِنَا رِزْقًا حَلَالًا

وَأَنْتَ خَيْرُ الرَّازِقِينَ. اللَّهُمَّ نَوِّرْ قُلُوبَنَا وَارْحَمْنَا وَارْضَ عَنَّا .

وَأَعْطِنَا تَمَامَ نِعْمَتِكَ وَدَوَامَ نِعْمَتِكَ وَتَمَامَ تَوْفِيقِكَ

“Әллааһүммә бәәрик ләнәә фииһи вә әтъгыймнәә хәйран минһү. Әллааһүммә әгътыйнәә ризкан хәләәлән вә әнтә хайрур-раазикыйин. Әллааһүммә нәввир кулүүбәнәә вәрхәмнәә вәръда ганнәә. Вә әгътыйнәә тәмәәмә нигъмәтикә вә дәвәәмә нигъмәтикә вә тәмәәмә тәүфиикыйкә”.

(Әй, Аллаһым! Ашларыбызга бәрәкәт бир, болардан да хәерлерәк ашларны ашарга насыйп кыл. Безгә хәләл ризык бир. чөнки Син ризык бирүчеләрнең иң хәерлесе. Аллаһым! Күңелләребезне яктырт, безгә мәрхәмәт ит һәм бездән разый бул. Безгә нигъмәтеңнең дәвамын һәм тәмамын әйлә, йә Рабби!)

Әгәр бисмилләне әйтү онытылып, ашаганда искә төшсә, ошбу доганы укыла:

اَللَّهُمَّ بارِكْ لَنَا في الأوَّلِ وَالآخِرِ

“Әллааһүммә бәәрик ләнәә фил-әүввәли вәл-әәхыйрь”.

(Әй Аллаһым! Безнең өчен башын да, ахырын да бәрәкәтле кыл!)

Ашап бетергәннән соң биргән нигъмәтләре өчен Аллаһыга шөкрана һәм хәмде-сәнә әйтергә кирәк. Ашау-эчү догалары Аллаһыга шөкер, рәхмәт һәм ризалыкны белдерергә тиеш.

الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَطْعَمَنَا وَسَقَانَا وَجَعَلَنَا مِنَ الْمُسْلِمِينَ .

“Әл-хәмдү лилләәһилләзии әтъгамәнәә вә сәкаанәә вә җәгаләнәә минәл мүслимиин. Вәл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин”.

(Аллаһыга Мактау булсын. Безне ашаткан, эчерткән һәм мөселман булуыбызны насыйп әйләгән Аллаһыга мактау булсын. Мактау булсын Галәмнәрнең Раббысы — Аллаһыга).

Аш-су өчен кылына торган башка бер дога:

الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى خَلَقَ الْإِنْسَانَ وَأَطْعَمَهُ وَسَقَاهُ وَجَهَّزَهُ بِالْإِمَانِ وَنَحْمَدُهُ

لِمَنْ مَيَّزَ الْحَلَالَ مِنَ السَّيِّئَاتِ وَالْحَرَامِ . وَقَسَّمَ الرِّزْقَ عَلَى خَلْقِهِ بِأَحْسَنِ

الْأُسْلُوبِ وَأَرْقَى النِّظَامِ . وَنُصَلِّى وَنُسَلِّمُ عَلَى مَنْ أُرْسِلَ رَحْمَةً لِلْعَاَلَمِينَ.

“Әл-хәмдү лилләәһилләзии халәкаль-инсәәнә вә әтъгамәһүү вә сәкааһү вә җәһһәзәһүү бил-иимәән. Вә нәхмәдүһүү лимән мәййәзәл-хәләәлә минәс-сәййи-әәти вәл-хәраам. Вә кассәмәр-ризка галәә халькыйһии би әхсәнил-үслүүби вә әркан-низаам. Вә нүсалли вә нүсәллимү галәә мән үръсилә рахмәтән лил-гааләмиин”.

(Инсанны яратып, аш атып-эчерткән һәм күңеленә иман нигъмәтләрен урнаштырган Аллаһыга мактау булсын. Мактау булсын хәләл белән хәрамны бер-берсеннән аерган Аллаһыга. Яратканнарына ризыкларны иң гүзәл рәвештә өләшеп, инсаннарга иң яхшы низам-тәртипне бирүче — Улдыр. Галәмнәргә рәхмәт буларак күндерелгән Мөхәммәдкә салават-сәлам булсын).

Икенче бер аш догасы:

الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَطْعَمَنَا وَسَقَانَا وَجَعَلَنَا مِنَ الْمُسْلِمِينَ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَبَرَكَاتُهُ

عَلَى صَاحِبِ الطَّعَامِ وَالْأَكِلِينَ. اللَّهُمَّ اجْعَلْ نِعْمَتَنَا دَآئِمًا وَدِينَنَا قَآئِمًا وَأَوْلَدَنَا عَالِمًا صَالِحًا وَلَا تُسَلِّطْ عَلَيْنَا ظَالِمًا. اللَّهُمَّ زِدْ نِعْمَةً كَثِيرَةً بِحُرْمَةِ سِرِّ سُورَةِ الْفَاتِحَةِ

“Әл-хәмдү лилләәһилләзии әтъгамәнәә вә сәкаанәә вә җәгаләнәәә минәл мүслимииин. Вәл-хәмдү лилләәһи вә бәракәәтүһүү галәә саахибит-тагами вәл-әкилиин. Әллааһүммәҗгаль нигъмәтәнәә дәә-имән вә диинәнәә каа-имән вә әүләдәнәә гаалимән саалихән вә ләә түсәллитъ галәйнәә заалимән. Әллааһүммә зид нигъмәтән кәсииратән би хүрмәти сирри сүүратил-фәәтихә”.

(Безне туйдырган, эчергән һәм безне мөселман итеп кылган Аллаһыга мактау булсын. Аллаһыга мактау, бу ашның хуҗасына һәм ашаганнарга Аллаһының бәрәкәтләре булсын. Аллаһым! Безнең нигъмәтләребезне дәвамлы, динебезне таянычлы, балаларыбызны галим вә салих кыл. Безнең өстебезгә бернинди дә залим җибәрмә. “Фатиха” сүрәсенең сере хөрмәтенә безгә биргән нигъмәтләреңне тагын да арттыр, Аллаһым!)

Бу догаларның берсен дә белмәгән кеше, “мин дога белмим” дип, өстәл артыннан дога кылмыйча тормасын. Бу кешеләр:

“Аллаһым! Биргән нигъмәтләреңә, исәнлек-саулыгыбызга мең шөкер итеп Сине мактыйбыз. Безне һидаять юлыннан аерма. Даими хәләл ризыклар ихсан ит”, — дип тә дога кылырга мөмкин.


Йокыдан уянгач укыла торган дога:

“Әлхәмдү лилләәһил-ләзии әхйәәнәә бәгдә мәә әмәәтәнәә үә иләйһиң нүшүүр”.

Тәрҗемәсе: “Безгә үлем биргәннән соң, яңадан терелткән Аллаһка барча мактау, без Аңа кайтабыз”.

Кием кигәндә укыла торган дога:

“Әлхәмдү лилләәһил-ләзии кәсәәни һәзәс-сәүбә үә разәканиһи мин гайри хәүлим минни үә ләә куүүәти”.

Тәрҗемәсе: “Минем тарафтан куәт һәм көч куймыйча, мине киендергән Аллаһка мактау булсын”.

Бәдрәфкә кергәндә укыла торган дога:

“Бисмилләәһи. Аллааһүммә инни әгүүзү бикә минәл хубүси үәл хабәәис”.

Тәрҗемәсе: “Аллаһ исеме белән башлыйм. Әй, Аллаһ, әшәкелектән һәм яман хәлләрдән мин Сиңа сыенамын!”

Бәдрәфтән чыкканда:

“Гуфранәәк” – “Гафу ит!” дип әйтелә.

Өйдән чыкканда укыла торган дога:

“Бисмилләәһи, тәүәккәлтү гәләәллааһи үә ләә хәүлә үә ләә куүүәтә илләә билләәһи”.

Тәрҗемәсе: “Аллаһ исеме белән Аллаһка тапшырылдым, Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр”.

Балаларны бәла-казадан саклау өчен:

“Үгиизүкүмәә бикәлимәтилләһи-ттәәммәти миң күлли шәйтааниү үә һәәммәтиү үә миң күлли гәйнил ләәммәтин”.

Тәрҗемәсе: “Сезләрне теләсә нинди шайтаннан вә зарарлы нәрсәләрдән һәм яман күзләрдән сакласын өчен, Аллаһның сүзләре белән Аллаһның үзенә сыендырамын”.

Мәчеткә кергәндә укыла торган дога:

“Әгүүзү билләәһил-гәзыыйм. Үә биүәҗеһиһил-кәриим.Үә сүлтааниһил-кадиим минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләһи үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлилләәәһ. Аллааһүммә-фтәх лии әбүәбә рахмәтик”.

Тәрҗемәсе: Ләгънәт шайтан явызлыгыннан Бөек Аллаһка, Аның изге мәрхәмәтлегенә һәм Аның мәңгелек хакимлегенә сыенам. Аллаһ исеме белән сорыйм (Аллаһ илчесенә салаватыңны вә иминлек бир): Әй, Раббым, миңа Үзеңнең мәрхәмәтлелек ишегеңне ач!

Мәчеттән чыкканда укыла торган дога:

“Бисмилләәһи үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлилләәһ. Аллааһүммә иннии әсъәлүкә миң фадлик. Аллааһүммә-гсыймнии минәш-шәйтаанир-раҗииим”.

Тәрҗемәсе: Аллаһ исеме белән сорыйм (Аллаһ илчесенә салаватыңны вә иминлек бир): Әй, Раббым, мин ихлас күңелдән Синнән мәрхәмәтлек сорыйм, әй, Раббым, мине ләгънәт шайтаннан сакла.

Бурычны түләүдә ярдәм сорап ялвару:

“Аллааһүммәк финии бихәләәликә гән хәраамикә үәәгнинии бифәдликә гәммәң сиүәк”.

Тәрҗемәсе: Әй, Аллаһ, Син рөхсәт иткәннәр Үзең тыйган юлларга барудан саклап калырлык итеп, Үзеңнең рәхимлелегең мине Синнән башкага ялынудан йолып калырлык итеп эшлә!

Кыен хәлгә төшкәндә укыла торган дога:

“Аллааһүммә ләә сәһлә илләә мәә җәгәлтәһү сәһләү үә әңтә тәҗегәлүлхәзнә изәә шиътә сәһлә”.

Тәрҗемәсе: Әй, Аллаһ, дөньяда Син җиңел иткәннән дә һичбер җиңел эш юк, әгәр Син теләсәң, авыр хәлне дә җиңел итә аласың.

Нәрсәгә дә булса гаҗәпләнгәндә яки шатлыклы хәлгә тарганда:

“Сүбехәәнәллааһ” – Аллаһка – дан!

“Аллааһү әкбәр” – Аллаһ – бөек! - дип әйтелә;

Һәр эшне башлар алдыннан:

“Бисмилләәһи” – Аллаһ исеме белән башлыйм! - дип әйтелә;

Курыккан вакытта:

“Ләәә иләәһә илләллаааһ” – Аллаһтан башка иләһи зат юк! – дип әйтелә;

Берәр җирең авыртканда:

Аллаһ илчесе гәләйһиссәлләм әйткән: “Авырткан урыныңа кулыңны куеп 3 тапкыр “Бисмилләһ” – Аллаһ исеме белән, -дип әйткәч, 7 тапкыр болай дип кабатларга:

“Әгүүзү билләәһи үә кудератиһи миң шәрри мәә әҗидү үә үхәәзиру”.

Тәрҗемәсе: Мин сизгән һәм курыккан явызлыктан Аллаһка һәм Аның кодрәтенә сыенамын!

Кичтән укыла:


“Аллааһүммә бикә әмсәйнәә үә бикә асбәхнә үә бикә нәхйәә үә бикә нәмүүтү үә иләйкәл-мәсыйр”.


Тәрҗемәсе: Әй, Аллай, Синең кодрәтең белән без кичкә кадәр яшәдек һәм Синең кодрәтең белән иртәнгә кадәр яшәдек һәм Син безгә яшәргә тормыш бирәсең, һәм Син аңардан безне мәхрүм итәсең һәм хисап тотар өчен безне яңадан тергезәсең.


(Ш.Зәбиров, Ф.Хуҗахмәт, Җ.Фазлыев“Йәгез, бер дога”,

Ә.Максуди “Гыйбадәте исламия” китаплары ярдәмендә әзерләнде)

Читайте также: